Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

«Джинсы» сүзе каян килеп чыккан?

20нче май – джинсы чалбарның туган көне.

Джинсы тарихы 1853 елдан башлана. Бу көнне Джейкоб Дэвис белән Ливай Страусс фермерларга һәм шахтерларга эш комбинезоны тегү өчен официаль рәвештә патент алалар. 

 

Алтын приискаларында эшләүчеләрнең чалбар кесәләре чыдамаган, тиз тишелеп чыга торган булган. Аларга алтын йөртер өчен ныклы чүпрәктән тегелгән чалбар кирәклеген ишеткәч, 24 яшьлек Леви Страус эшкә тотынган.

Ә Джейкоб Дэвис кесәләрен тагын да ныклырак итәр өчен бакыр белән чүкеп беркетергә тәкъдим иткән. 

 

Джинс чалбарны индиго (карасу-күк) төстәге калын киндер тукымадан теккәннәр.

Мондый тукыманы Франциянең Ним шәһәрендә чыгарганнар. Генуя диңгезчеләре шушыннан тегелгән кием кигәнгә аларны «jean» дип йөрткәннәр. «Джинсы» сүзе дә шуннан килеп чыккан. Алтын эзләүчеләрдән тыш, Америкадагы ковбойларга да джинсы чалбар ошаган. 1830-1840 елларда алар Американың символына әйләнгән.

 

Ә кызлар өчен джинс чалбарлар 1934 елда гына тегелә башлый. Ни өчен дип уйлыйсыз?

Бу Levi’s фирмасы тарафыннан эшләнә. Һәм әлеге хатын-кыз чалбарларының каптырмасы алда түгел, ә сул якта була. Джинсы чалбар барлыкка килү Америка хатын-кызлары өчен тигезлек һәм ирек символына әйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев