Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бөтендөнья ташбака көне

23 май - Бөтендөнья ташбака көне.

Әлеге гадәти булмаган бәйрәм Американың ташбакаларны коткару җәмгыяте инициативасы белән 2000 елдан үткәрелә башлый. Алар 200 миллион ел элек дөньяда кешеләргә кадәр үк барлыкка килгән.
Ташбакалар, Антарктидадан кала, бөтен материкта да яши. Алар туганнан соң 20 ел океанда йөзәләр дә, йомырка салыр вакыт җиткәч, кире шул үзләре туган җирләренә әйләнеп кайталар. Йомырка салгач, ташбакалар бу турыда бөтенләй оныталар. Аннары зур ташбака салган мең йомыркадан берсе генә үзе дә йомырка сала алырлык дәрәҗәгә үсеп җитә. Кайберләре йомыркадан чыкканда үлә, кайберләрен кечкенә вакытта диңгездә ашап бетерәләр.


Бөтендөнья искә ала
Ташбака көнен бүген,
Акыллы җәнлек икән ул,
Ышанмый тора күңел.

Каты кабыклы җәнлек ул,
Хәрәкәт итә акрын,
Йомыркаларын сала да,
Йөзеп китә ул тагын.

Бер ел яши ала икән
Ашамыйча ташбака,
Зирәклек, байлык символы
Диелгән интернетта.

Сулыкларда, коры җирдә
Яши ала ташбака,
Серле җәнлек икән ул,
Йоклый ди салкын булса.

Бөтен материкта яши,
Антарктидадан кала,
Иң яраткан ризыклары –
Тузганак дип санала.
Фәймә Зайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев