Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бөтендөнья китап бүләк итү көне

14 февраль, иң беренче чиратта, Гашыйклар көне буларак билгеле. Шулай ук бу көнне 2012 елдан бирле Бөтендөнья китап бүләк итү көне дә билгеләп үтелә (International Book Giving Day).

Бу көнне балаларда китап укуга мәхәббәт уяту максатыннан аларга китаплар бүләк итү мәслихәт.

Бу бәйрәмнең идея авторы - америкалы Эмми Бродмур, өч бала әнисе, АКШта балалар сайты җитәкчесе.

Бервакыт бер улы аңа “ни өчен  кешеләр бер берсенә китап бүләк итә торган махсус көн юк” дигән сорау бирә һәм бу сорау яңа вакыйгага нигез булып тора.

Эмми барлык танышларына, блоггерларга, социаль челтәрләргә, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп беренче тапкыр 2012 елда китап бүләк итү акциясен оештыра. Шуннан соң бу бөтен дөньяга тарала.

Бу көнне китапларны балаларга гына түгел, теге яки бу сәбәпләр аркасында китап уку мөмкинлегеннән мәхрүм булган кешеләргә бүләк итәләр.

Бу көнне уйлап табучылар һәм гамәлгә ашыручылар үз теләгенә иреште – китап укучылар саны кимеми, арта гына.

Россиядә бу көнне китапханчеләр, китап кибетләре һәм хәйрия оешмалары билгели.

Оештыручылар китапка игътибарлы һәм сакчыл караш тәрбияләүне максат итеп куя.

Чыганакhttp://www.calend.ru/holidays/0/0/3347/
© Calend.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев