Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәлки син рекорд куярсың?

Судокуны АКШта уйлап тапканнар.

9нчы сентябрьдә халыкара судоку көне билгеләп үтелде. Судоку – саннардан торган башваткыч. Аны чишәр өчен саннарны квадратка дөрес урнаштырырга кирәк.

Судоку – интеллектуаль уен. Бу уенны АКШта уйлап тапканнар. 1979 елда судокуның беренче басма варианты дөнья күргән. Аннары бу башваткыч аеруча Япониядә популярлык яулаган.

Судокуның бик күп төрле була.  Шулай ук аның хәзер өстәл уены варианты да, гаджетларда электрон вариантлары да бар.

Судоку чишү буенча ярышлар уздырыла. 2009 елда Словакиядә булган бөтендөнья чемпионатында Белгияле Винцент Бертранд рекорд куйган. Ул судокуны 3 минут һәм 6 секунд эчендә чишкән. Менә бит, нинди зирәк кешеләр бар! Винцентның рекорды бүгенге көнгә кадәр актуаль, аны беркем җиңә алмый әле.

Бәлки син аны уза алырсың? Әйдә, үзеңне сынап кара әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X