Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бүген - песнәкләр көне

12 ноябрь - Песнәкләр көне булып санала. Россиядә ул көн әле яңа гына билгеләнеп үтелә башлады.

Песнәкләрләрнең токымы бик зур. Аларны авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин.

Бу көнне мәктәп һәм балалар бакчаларында кошларга ярдәм йөзеннән төрле чаралар үткәрелә. Кыш көне песнәкләрне ашатыр өчен җимлекләр ясап, оялар элеп куялар. Салкын вакытта алар орлык белән тукланалар, сөяктә калган итне дә бик яратып чукыйлар, терлек маен ашыйлар. Ләкин шуны белергә кирәк: песнәк тозлы терлек маен ашаса, үләргә мөмкин.

Балаларда табигатькә карата игътибарлы, сакчыл булуны кечкенәдән тәрбияләү бик әһәмиятле.

Танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова да песнәкләрне кайгыртып шигырь язган:

“Бигрәк суык кышларын,

Белмим,ничек кышлармын?

Азык табу бик кыен,

Җан асрау - бар уем”,-

Яныма очып килде,

Бер песнәк шулай диде.

Ачыга икән бит песнәк,

Тик утырыйк без нишләп?!

Өйдәге бер тартмадан

Әти җимлек ясады.

Тары, көнбагыш салдык,

Песнәк тәмләп ашады.

Сыйлансын әйдә песнәк,

Арыгандыр җәй эшләп.

Күп кортларны юк итте,

Җимлектә безнең рәхәт.

Чаллы Шәһәре үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре

Гүзәл Госманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев