Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

6 июнь - Рус теле көне

Рус теле көне бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. «Рус шигърияте кояшы» тууына быел 223 ел.

Пушкинның кайчан туганын
Белә микән балалар?
Халыкара урыс теле
Көнен искә алалар.

Пушкин көне дип тә аны
Башта билгеләгәннәр,
Әкият һәм шигырьләрен
Ярата кечкенәләр.

Пушкин язган әсәрләрне
Чит илләрдә беләләр,
Дөньябызның күп теленә
Тәрҗемә ителгәннәр.

Әкият һәм шигырьләре
Бик яратып укыла,
Чөнки алар истә кала,
Бик тиз генә ятлана.

Пушкин белән безнең Тукай –
Күктәге ике йолдыз,
Иҗатлары да халыкчан,
Балаларга укыгыз!

Күп илләрдә аралашу
Бара урыс телендә.
Үз телеңне яхшы бел син,
Ярат Пушкин телен дә!
Фәймә Зайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев