Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Без синең белән чиксез горурланабыз, Фәнзаман абый!

16 февраль көнне безнең горурлыгыбыз булган язучы-сатирик, публицист Фәнзаман Батталның тууына 80 ел.

Минзәлә районы Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Минзәләнең сизгер сакчысы" исеме астында уздырылган укучылар конференциясе Ф.Батталнын иҗатына багышланды. 

Аның китапларыннан күргәзмә оештырылды.

Укучылар шигырьләр сөйләделәр, укылган китаплары турында үз һәм тәнкыйтьче фикерләрен житкерделәр.

 

Язучының балаларга әйтер сүзен Батталның данлыклы "эшләпә" образы житкерде. Талипова Т. Х. җитәкчелегендә эшләнгән проект эше белән укучыбыз Айназ Сәләхов һәм Сәйфиева Айзилә Фәнзаман Баттал үзе исән чагында ук аның исемен дөнья дәрәҗәсенә чыгарып, язучы тормышын һәм иҗатын инглиз теленә тәрҗемә итеп, интернет челтәренә урнаштырды.

 

Ул моңа үз куллары белән рәхмәт хаты язып тапшырды, якташларының онытмауларына чиксез сөенүен әйтте.

 

Язучы белән күп еллар аралашкан, аның белән мәктәптә күп тапкыр очрашулар уздырган элеккеге директорыбыз Илшат Мулланур улы Лотфуллин аның турында истәлекләр белән бүлеште, үз тавышы белән яздырылган язмаларын, аның сүзенә язылган җырын тыңлатты. Шәхси архивыннан алынган фотоларда язучынын кызы Гөлнур, Усай авылында гомер итүче беренче укытучысы Мөнәвәрә Хаматова турында белешмәләр бирде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сабирова С.Р һәм Лотфуллина Л. Р. тарафыннан уздырылган чара, якташыбызның әдәби мирасын барлау, укучыларга таныту максатында башкарылды.

 

Укучылар язучының гаилә гербы һәм шәҗәрәсе нигезендә үз гаиләләрен тирәнтен өйрәнү теләге белән таралдылар.

 

Фәнзаман Баттал үз исемен мәңгеләштереп балаларга үлмәс мирас калдырды, тапшырган бүләге күпләргә үрнәк куярлык, ул үз куллары белән мәктәп фондына 300 ләп китап, 66 журнал тапшырды.

 

Шаяртып "квартира зурайтуның иң яхшы ысулы" дип бәяләде ул бу эшен. "Мин белгәннәрне минем авыл кызлары һәм малайлары да белсен",- дип аңлатты.

 

Тыныч йокла, Фәнзаман абый. Без синең белән чиксез горурланабыз. 
 

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Светлана Сабирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев