Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

«Байкал» татар сүземе?

8нче сентябрь – Байкал күле көне

«Байкал» сүзенең татар теленнән кергәнлеген беләсез микән сез? Бай Күл дигән сүз икән ул. Байкал, чыннан да, бик бай күл. Анда 60лап төрле балык яши. Барлыгы 2 мең төрле үсемлек үсә. Суы шулкадәр чиста ки, хәтта эчәргә яраклы.

Байкал күле Иркутск өлкәсе белән Бурятия чигендә урнашкан. Ул иң борынгы күлләрнең берсе – барлыкка килүенә 25-35 млн ел. Һәм иң тирән дә – күлнең тирәнлеге 1642 мга җитә.

Байкал күле 1997 елда Юнеско Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Бүген ул ял итү өчен иң матур урыннарның берсе. Якында гына урнашкан вулканнар күлнең табигатен даими үзгәртеп тора.

Байкал күле көне 1999 елдан билгеләп үтелә башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев