Филләр көне
30нчы ноябрь – Бөтендөнья филләр көне.
Җирдә яшәүче хайваннар арасында иң зурысы – филләр. Алар акыллы, феноменаль хәтерле һәм югары интеллектка ия. Алар кешеләрне ярата, хәтта үзләрен көзгедән дә таныйлар! Филләр бик мәрхәмәтле, сабыр һәм чыдам хайваннар буларак та билгеле.
Бөтендөнья филләр көне, яки Слоноуин бик күп илләрдә билгеләп үтелә. Россиядә аны 2008 елдан бәйрәм итәләр. Дөресрәге, бу бәйрәмне әлеге хайваннарның азаюына борчылучы экологлар башлап җибәрә. Филләр Халыкара Кызыл китапка кертелгән. Шуңа да карамастан, хәлләр уңайга үзгәрмәсә, тагын 3-5 дистә елдан филләр Җир шарыннан бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев