Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

31 нче май - Бөтендөнья попугай көне

***

Попугайлар – тутый кошлар,

Матур һәм күңелле кош,
Салават күперендә күк
Бар бит анда бик күп төс.

Кулга җиңел ияләшә,
Сөйләшергә өйрәнә,
Кабатлый белгән сүзләрен
Калганда үзе өйдә.

Тулы җөмләләр дә төзи
Яшь попугайлар, белсәң,
Сурәте белән сөйләшә,
Игътибарны киметсәң.

Яшел попугайлар гына
Яхшы сөйләшә ала,
Иң яшь ата попугайлар
Тиз ияләшә кулга.
Фәймә Зайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X