Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

2нче февраль - байбак көне

2нче февраль - байбак көне (день сурка). Каян килеп чыккан соң бу көнне билгеләп үтү гадәте?

«Байбак көне» ел саен АКШта һәм Канадада билгеләп үтелә. Бу көнне байбак кышкы йокыдан уянып, өненән чыга икән. Байбакның үз-үзен тотышына карап язның кайчан җитәчәген белергә була имеш.


Нишләп нәкъ менә 2нче февраль?


Бу көн кышкы һәм язгы көн белән төн тигезләшүнең кыл уртасына туры килә. (Кышкы көн белән төн тигезләшү 21нче декабрьдә була, ә язгысы - 20нче мартта). Шуңа күрә әлеге дата элек-электән әһәмиятле саналган.


Байбак кайчан яз җитәсен ничек белә?


Әгәр дә 2нче февраль болытлы була икән, байбак оясыннан башын чыгарып карый да үзенең күләгәсен күрмәгәч, чыгып китә. Димәк озакламый яз җитәчәк.
Әгәр дә инде көн кояшлы икән, байбак үзенең күләгәсен күреп курка да кире оясына кереп кача. Бу очракта яз тагын 6 атнадан соң гына киләчәк дип санала.

 

«Байбак көне» - торгынлык чоры?

 

1993 елда АКШта «Байбак көне» дигән фильм чыга. Төп рольләрдә Билл Мюррей һәм Энди МакДауэлл. Фильмның төп герое «Байбак көне» бәйрәменнән репортаж төшерергә китә һәм «вакыт капкыны»на эләгә - аның өчен көн саен 2нче февраль кабатлана башлый.
Шушы фильм чыкканнан соң «Байбак көне» - кеше тормышындагы торгынлык күренешен аңлата башлый. Ягъни бөтен көннәр дә бер-берсенә охшаган, бер яңалык та булмаган вакытны белдерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев