Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

2D-рәссамнар көне

Бәйрәм өчен һөнәр исеме белән туры килә торган дата сайланган: 2D — 2 December.

2нче декабрьдә ике үлчәмле компьютер графикасы дизайнерлары үзләренең рәсми булмаган һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм өчен һөнәр исеме белән туры килә торган дата сайланган: 2D — 2 December.

Компьютер графикасы дизайнерлары компьютер уеннары ясаучы компанияләрдә эшли. Алар «мультфильм стилендә» эшлиләр. Бу һөнәр ияләре еш кына геройларны, аларның образларын, характерларын үзләре уйлап чыгаралар, аннары аларны ясыйлар.

2D-рәссамнар гади рәссамнар белә торган әйберләрне белергә тиеш. Чөнки алар да башта рәсемне кәгазьгә ясыйлар, аннары гына компьютер программасына кертәләр. Әмма 2D-рәссам булыр өчен махсус сәнгать белеме кирәк түгел икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев