Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

27нче июнь - банкомат туган көн

Без хәзер тормышны банкоматсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Бүгенге көндә дөньяда 2,3 миллион банкомат бар дип исәпләнә. Ә кем уйлап тапкан икән бу файдалы җайланманы? Гадәттә, файдалы әйберләр ниндидер проблема булганда табыла. Б уочракта да шулай килеп чыга.

Беренче терминал Barclays Британия банкы бүлекчәсендә 1967 елның 27нче июнендә урнаштырылган. Әлеге уңайлы җайланманы «Де Ла Рю» инглиз компаниясе хезмәткәре Шеперд-Бэррон уйлап таба. Янында акчасы булмау сәбәпле, бер плитка шоколад сатып ала алмаганнан соң туа аңарда бу шәп идея. Шуннан соң ул акчаларыңны дөньяның төрле почмагында алу мөмкин булса иде дип уйлана башлый.

Россиядә беренче җайланма 1994 елда «Яңа Арбат» азык-төлек кибетендә урнаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев