Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

19 май – Пионерлар көне

Кемнәр соң алар диярсез сез... Пионерлар – француз теленнән тәрҗемә иткәндә беренче булып эш башлаучы, юл яручы дигәнне аңлата.

Дөрес, бүгенге көндә без аларны китапларда укып, киноларда карап кына беләбез.

Ни өчен 19нчы май?

Тарихта билгеле булганча, 1922 елның 19 маенда комсомолның Бөтенроссия конференциясе пионер отрядлары төзү турында карар кабул итә һәм ул СССРда пионерия туган көн итеп билгеләп үтелә башлый. Быел ул үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Пионер нинди ул?

Пионерлар үзенә күрә бик кызыклы чорда яшәгән. Алар сафына керү өчен укуда тырыш, төрле чараларда актив булу мөһим булган. Шул очракта гына горур пионер исемен йөртә алганнар! Әлеге оешма туган илне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, дус һәм бердәм булырга өндәгән.

11 яшьлек эшчән кыз

Шулай ук әле пионер намуслы, кыю булырга, өлкәннәргә һәм кечкенәләргә хөрмәт белән карарга тиеш булган. Пионерлар төрле эш башкарган: кызыл галстук һәм пионер значогы тагып, быргы тавышына сборларга җыелган, хәрби-патриотик җырлар җырлаган, өлкәннәргә ярдәм күрсәткән, кечкенәләрне хезмәткә өйрәткән, җәмгыять эшләрендә актив катнашкан.  Пионерлар металлолом, макулатура җыйганнар, чәчәкләр һәм агачлар утыртканнар, хайваннар үстергәннәр. Иң яхшы дип табылганнарын бүләкләгәннәр.

Шундый егет-кызлар исемлегеннән Тадҗикистаннан пионер Мәмләкәт Нахангова аерылып торган. 11 яшьлек кыз мамык җыю буенча өлкәннәр өчен норманы җиде тапкыр арттырып үтәгән һәм Ленин ордены белән бүләкләнгән.

Галстук, байрак, быргы...

Пионерларның символлары булып кызыл галстук, йолдыз значогы, пионер байрагы, отряд әләме, быргы (музыкаль инструмент) һәм барабан торган.

Пионерлар бер-берсен «салют» биреп сәламләгән. Кулларын баштан бераз югарырак күтәреп сәлам бирү пионерларның җәмгыять белән кызыксынуларын шәхси мәнфәгатьләреннән өстен булуын аңлаткан.

Каникул вакытларында балалар еш кына пионер лагерьларына барган. Монда алар күңел ачудан кала, җәмгыятебез өчен файдалы эшләр белән дә шөгыльләнгәннәр. Мәсәлән, «Зарница» хәрби-спорт уены нигезендә булачак солдатларны өйрәтү, әзерләү кебек эш алып барылган.

Россиядә пионерлар оешмасы 69 ел яшәгән һәм пионерия сафларында 210 миллионнан артык совет укучысы булган.

Фото авторы: Thomas Taylor Hammond (1920-1993) - University of Virginia Center for Russian, East European, and Eurasian Studies (www.virginia.edu/creees), CC BY-SA 4.0, https://commons.wikimedia.org/w/index.php?curid=65716343

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X