Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

14нче июль - Россиядә почта көне

Почтаның тарихы бик бай, мең еллар белән исәпләнә. Хатлар аша күпме гашыйк йөрәкләр кавышкан...

Быел 14нче июль көнне безнең илебездә почта көне билгеләп үтелә. Почтаның тарихы бик бай, мең еллар белән исәпләнә. Сугыш вакытында хатлар туганнар арасында бердәнбер элемтә чарасы булган. Почта хезмәткәрләре яңгыр димәгән, кар димәгән - “өмет” хатларын таратканнар. Әле хәзер дә югалып калган хатлар табылып, безне шул чорга, шул көнгә алып кайта. Бүгенге көндә туганнарына солдатның үз кулы белән язылган, җөмләләр арасыннан җылы бөркелеп торган хатларны тоту мөмкинлеге туа. Хатлар аша күпме гашыйк йөрәкләр кавышкан. Телефон-телеграф аша озын араларны якынайтып, бертуганнар авылда калган әти-әнисе белән хәбәр алышкан. Посылка тулы күчтәнәчләр күпме шатлык китергән. Хәзерге заманда уңайлыклар күп булса да, почта үзенең әһәмиятен әле дә югалтмый, чөнки яңалык, үзгәрешләр дә булып тора.

Шулар арасында посткроссинг дигән юнәлеш киң кулланылыш тапкан. Ул кешеләргә төрле ил милләтләре арасында открытка алышу, үзеңдә аларны туплау гына тугел, ә шул кешеләр белән аралашу, дустанә мөнәсәбәт тудыру мөмкинлеген бирә. Чөнки урамда 21нче гасыр булуга карамастан, кулдан язылган хатларны алу күңелгә якынрак... 

Гүзәл Госманова, Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X