Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

12 июль — Бөтендөнья фотографлар көне

Дөньядагы иң беренче фоторәсем «Тәрәзәдән күренеш», дип атала.

Тукта, мизгел!

12 июль — Бөтендөнья фотографлар көне. Ул Австралия фотографы Корске Ара инициативасы белән 2009 елдан уздырыла. 

Фоторәсемнәр дөньясы — үзе бер сәнгать. Фотографлар көне фотоиндустрия өлкәсендә эшләүче белгечләрне берләштерә. Алар төрле фестиваль-бәйгеләр, мастер-класслар, күргәзмәләр үткәрәләр, үзара тәҗрибә уртаклашалар.

Бәйрәм датасы бөтен дөньяга танылган «Кодак» компаниясенә нигез салучы эшмәкәр Джордж Истман белән бәйле, диләр. Ул 1854 елның 3нче июлендә туган. Ул чор өчен җыйнак һәм уңайлы «Кодак» фотоаппаратын 1885 елда нәкъ менә Д. Истман уйлап тапкан.

Дөньядагы иң беренче фоторәсем «Тәрәзәдән күренеш», дип атала. Аны 1826 елда француз Жозеф Нисефор Ньепс төшергән.

Беренче төсле фоторәсемнәр 19нчы гасыр уртасында барлыкка килгән.

Мумбайда яшәүче Дилиш Парех дөньяда иң күп фотокамералар коллекциясенә ия. Ул аны 1977 елдан җыя башлаган. Барысы 4425 борынгы фотоаппарат туплаган.
Фотограф булу өчен югары белемле булу мәҗбүри түгел. Күпләр курслар, мастер-класслар уза. Иң мөһиме — иҗади, аралашучан, тормышка гашыйк булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев