«Рәхмәт» дип еш әйтәсезме, дуслар? Сезгә еш әйтәләрме? Үзеңә әйтсәләр дә, үзең әйтсәң дә, ничек рәхәт бит ул, килешәсездер.
11нче гыйнвар – Халыкара «рәхмәт» көне.
Бу көнне кешеләр бер-берсенә матур, җылы сүзләр әйтә, «Рәхмәт!» дип язылган открыткалар бирә. Хәйрия акцияләре оештырыла, этикет, матур гореф-гадәтләр турында сөйләнелә. Кешеләргә карата ихтирамлы, тормышка рәхмәтле булган кешеләр күпкә уңышлырак булалар, ди белгечләр. Үзләрен бәхетле сизүчеләр арасында да андыйлар күпчелекне тәшкил итә.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев