Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Җәйгә - лайк» бәйгесе тәмам!

Бәйгенең нәтиҗәләре белән уртаклашабыз.

Җәй бетеп, укуның беренче атнасы башланганын сизми дә калдык. Җәйне әйбәт үткәрдегез, дуслар, шулай бит? Без моны сезнең «Җәйгә - лайк» бәйгесенә җибәргән фотоларыгыздан һәм видеоларыгыздан күрдек. Яңа уку елына да яңа көчләр туплап, уңышлы гына кереп киткәнсездер дип ышанабыз. Ә без үз чиратыбызда, вәгъдә ителгәнчә, бәйгенең нәтиҗәләре белән уртаклашабыз.

Бәйгебез фото һәм видео юнәлешендә җәй буена дәвам итте. 32 катнашучы арасыннан түбәндәгеләрне җиңүче дип таптык:

Фото юнәлеше буенча:

1 урын - Сабитовлар гаиләсе,

2 урын - Абдуллина Инзилә, Альмир,Азалия,Таңсылу Снагатуллиннар, Габбасова Лиана,

3 урын - Сәләхова Миңсылу, Гыйниятов Азат, Гайнуллина Зилә, Гайфуллин Наил.

Видео юнәлеше буенча:

1 урын - Хәсәнова Асылъяр, Фәрхуллин Әмир,

2 урын - Сәләхова Миңсылу,

3 урын - Мөхәмәтов Нияз, Бикмуллина Әминә, Миңнегалиев Самат.

«Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә 3 җиңүчене билгеләп үтәбез:

1 урын - Галимҗанов Самат (1339 лайк)

2 урын - Хәбибулаева Ралина (664 лайк)

3 урын - Галиәхмәтов Адель (395 лайк)

Билгеләп үтелгән укучылар дипломнарга (электрон вариантта) ия булачак. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Алга таба нинди бәйге үткәрик икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Көзгә мәдхия җырлыйбыз инде хәзер. Көз турында җыярга видео яки фотослайд конкурсы