Реклама
Бүген татар әдәбияты иң кытлык кичергән жанр – ул, мөгаен, шаян хикәяләрдер. Шуны истә тотып, «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы, «Акчарлак» һәм «Ирек мәйданы» газеталары белән берлектә «Хи-хи хикәяләр» бәйгесе игьлан итәргә булды.
Иң кызык дип табылган хикәяләр «Акчарлак» һәм «Ирек мәйданы» газеталарында да дөнья күрәчәк. Бәйгедә 9 яшьтән 18 яшькә кадәр укучыларыбыз катнаша ала. Хикәяләр 2022 елның 31нче декабренә кадәр komesh_k@list.ru почтасына кабул ителә.
Ике яшь категориясендә (9-13 һәм 14-18) 1,2,3, урыннар билгеләнәчәк. Җиңүчеләр 2023елның 31нче гыйнварыннан да соңга калмыйча игълан ителәчәк. Җиңү яулаган хикәя авторларын дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.
Элемтә өчен телефон 8908-338-06-16
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз