Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Яңа бәйге - «Вода России» фотоконкурсы

РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында «Вода России» фотоконкурсына эшләр кабул ителә башлады.

Безнең илдәге елгаларга, күлләргә һәм башка су объектларына багышланган фотолар конкурсына заявкалар тапшыру 2018 елның 6 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Фотоконкурста теләге булган һәркем, яшенә һәм яшәгән урынына бәйсез рәвештә, шул исәптән профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. 6 яшьтән 18 яшькәчә булган яшь фотога төшерүчеләр аерым төркем тәшкил итә. Конкурсның беренче этабында эшләрне тапшыру мөһим: катнашу өчен анкета тутырырга һәм фотоконкурсвода.рф. сайтында автор фотоларын теркәтергә кирәк. Фотоларны теләсә нинди ысул белән ясарга мөмкин – профессиональ фотоаппарат белән дә, һәвәскәрләр куллана торган җайланма белән дә, планшетлар, смартфоннар һәм башка төрле җайланмалар ярдәмендә дә.

Килгән барлык материаллар жюри тарафыннан 5 номинация буенча бәяләнәчәк, аларның һәркайсы кешенең су белән бәйләнешендәге төрле өлкәләргә кагыла:

«Шәһәр һәм су» – шәһәр читендә урнашкан су объектларының, яр буйларының, күперләрнең, шәһәр пейзажларының, маякларның сурәтләре;

«Су хөкемдарлары» – плотиналарның, гидроэлектростанция биналарының һәм башка төрле гидротехника корылмаларының фотолары;

«Бу кызык...» – Россиядә су объектларын һәм гидротехника корылмалары системаларын барлыкка китерү тарихына бәйле фотолар;

«Минем стихиям» – зур һәм кече елгалар, сулыклар, Россиянең торак пунктларындагы су объектлары фотолары.

Җиңүчеләрнең исемнәре 14 октябрьдә сайтта һәм фотоконкурсның социаль челтәрләрендә игълан ителәчәк. Иң кызыклы хезмәтләр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта «Вода России» фотокүргәзмәләрендә күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев