Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яңа видеобәйге игълан итәбез

«Көмеш кыңгырау»да – яңа бәйге.

23нче февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яңа видеобәйге игълан итәбез. Бәйгедә катнашу өчен темасы буенча шушы бәйрәмгә туры килә торган шигырьне яттан сөйләп, видеога төшереп, komesh_k@list.ru электрон почтасына юллагыз.

Шигырь татар телендә булырга тиеш. Видеоның быел төшерелгән һәм яхшы сыйфатлы булуы мөһим.

Катнашучының исем-фамилиясен, кайдан булуын һәм шигырьнең авторын да язарга онытмагыз.

Бәйгедә 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Без видеоларны Вконтактедагы төркемебезгә урнаштырып барачакбыз. (Төркемгә язылып куегыз).

22нче февраль көнне 9.00 сәгатьтә видеоязмалар кабул итүне туктатабыз.

26нчы февральдә иң күп лайк җыйган 3 видео авторын җиңүче дип игълан итәчәкбез. Алар дипломга һәм кызыксындыру бүләгенә лаек булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев