«Тылсымлы каләм- Волшебное перо»  бәйгесе
Бәйгеләр

«Тылсымлы каләм- Волшебное перо» бәйгесе

Чаллы Үзәк китапханәсе «Тылсымлы каләм – Волшебное перо» төбәк әдәби фестивале үткәрә.

Фестивальдә Татарстанда яшәүче 7 яшь һәм аннан өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Моңарчы беркайда да басылмаган иҗади язмалар «Шигърият» (гомуми күләме йөз юлдан артмаган 1-3 шигырь), «Проза» (гомуми күләме 12 биттән артмаган хикәяләр, эссе, повестьтан өзек), «Публицистика» (6 басма биттән артмаган язма) номинацияләренә кабул ителәчәк.

       Һәр номинация буенча 1нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗәдәге лауреатлар (7-12, 13-17 яшьлекләр, 18 яшь һәм өлкәнрәк булган яшь категорияләре буенча) билгеләнә. Бәйге эшләре 2018 елның 25нче октябренә кадәр кабул ителә.       

Фестивальнең нигезләмәсе белән Үзәк китапханәнең сайтыннан танышырга мөмкин.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Хэерле иртэ!бу бэйгедэ Чаллы халкы гына катнаша аламы?