Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

"ТУКАЙ ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ" фотобәйгесендә җиңүчеләр исемлеге

Бәйгегә нәтиҗәләр ясыйбыз. Омтылган — ирешер, омтылмаган — бирешер, ди халык мәкале. Һәрвакыт яхшыга омтылыйк, уңай ңәтиҗә булмый калмас.

Кадерле дуслар! Бу фотобәйгенең нәтиҗәләрен озак көттегез. Ниһаять, без аны азагына җиткерәбез. Редакциягә җиңүчеләрне сайлау ай-һай авыр булды, чөнки катнашучыларның эшләре барысы да үзенчә матур, яхшы. Без сайлаганда эшнең үзенчәлекле, фантазия белән баетылган булуына, катлаулылыгына игътибар иттек. Кайбер эшләрне балалар әти-әниләре белән бергә башкаргандыр дигән фикергә килдек.

Нәтиҗәдә, тагын 10 катнашучыны билгеләп үтәргә булдык. Бу исемлеккә кергән мәгълүматлар дөрес булмаса, komesh_k@list.ru адресына дөресләп язып җибәрегез.

 

  1. 236. Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиянең 5нче сыйныф укучысы Гарипова Аделия, 12 яшь. Г. Тукай "Су анасы"

  2. 201. Казан шәһәренең 160нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Гилемханова Эльвина, 6 яшь. "Шүрәле"

  3. 168. Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиянең 6нчы сыйныф укучысы Габдуллина Эмилия, 12 яшь. Г. Тукай "Шүрәле"

  4. 111. Актаныш районы Әгбәс балалар бакчасында тәрбияләнүче Насирова Резеда, 6 яшь. "Шүрәле"

  5. 106. Казан шәhәренең 15нче мәктәп укучысы  Наздекова Арина, 9 яшь."Кәҗә белән Сарык"

  6. 100. Буа районы Аксу авылы мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы  Сәмитова Алинә, 11 яшь, «Кышкы кич»

  7. 51. Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Гөлинә Мөэминова, 9 яшь. "Әй, Шүрәле, Шүрәле"

  8. 32. Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы мәктәбе укучысы  Гадел Хәбибуллин, 7 яшь. "Кәҗә белән сарык"

  9. 28. Арча шәһәренең 7нче номерлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә 6нчы сыйныфта укучы Әхмәдуллина Зәлия, 12 яшь. "Шүрәле", "Бала белән күбәләк"

  10.  25. Минзәлә шәһәренең 5нче санлы "Зоренька" балалар бакчасында тәрбияләнүче Петров Филипп, 6 яшь.  "Кәҗә белән сарык".

Күп кенә катнашучылар безнең Вконтактедагы һәм инстаграмдагы төркемебезгә язылмаган. Ә бу бәйгенең шартларына керә иде. Әгәр барлык шартлар да үтәлгән булса, бу исемлек озынрак буласы иде. 

Омтылган — ирешер, омтылмаган — бирешер, ди халык мәкале. Һәрвакыт  яхшыга омтылыйк, дуслар, уңай ңәтиҗә булмый калмас. Алга таба да сезгә уңышлар телибез. Безнең фотобәйгеләребездә катнашыгыз, бер-берегезгә ихтирамлы, намуслы булыгыз. Гадел җиңү генә чын канәгатьләнү хисе бирә һәм алга таба үсәргә ярдәм итә, шуны онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сайтка катнашты дигэн сертификат булсада куен инде хэр кем узенэ чыгарып алыр, бала котэ бит

    Теги: бәйге