«Көмеш кыңгырау»ның Вконтактедагы төркемендә ай дәвамында «Тукай дөньясына сәяхәт» иҗади бәйгесе барды.
Бәйгегә без Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр һәм кул эшләренең фотоларын кабул иттек. һәм күз алдына китерегез – бәйгегә 301 эш килде! Сез ул эшләрнең матурлыгын, кызыклыгын, оригинальлеген күрдегез бит инде, әйеме? Кайберләре шулкадәр соклангыч, аларны 3-12 яшьлек балалар ясавына ышанмый да торасың хәтта. Хәер, сәнгать мәктәпләренә йөрүче бик талантлы балаларыбыз да җитәрлек бит безнең!
Бәйгенең географиясе дә кызыклы – хәтта Төмән өлкәсенең Чикча авылыннан да ике эш килде безгә. Иң күп рәсемнәр һәм кул эшләре Азнакайдан – 42 эш. Чаллыдан – 38, Казаннан – 32, Балтачтан – 28... Башкаларын да санап чыгыйк инде исәбенә керешкәч:
Актаныш районы - 27
Әлмәт районы - 20
Норлат районы - 13
Балык бистәсе районы - 9
Түбән Кама шәһәре - 8
Саба районы - 2
Лаеш районы - 1
Сарман районы - 7
Чирмешән районы - 1
Кукмара районы - 3
Кайбыч районы - 2
Мамадыш районы - 7
Чистай районы - 1
Лениногорск - 1
Әтнә районы - 3
Апас районы - 1
Мөслим районы - 8
Минзәлә районы - 5
Биектау районы - 6
Баулы - 3
Кама Тамагы районы - 2
Төмән өлкәсе Чикча авылы- 2
Яшел Үзән районы - 7
Алабуга - 2
Вәгъдә иткәнчә, лайклар буенча 10 җиңүченең исемлеге:
- 638 - Файзрахманова Асилә, 8 яшь, Балтач районы, Сосна мәктәбе,1 класс, Җитәкчесе Хафизова Л.Г.,Ситдикова Э.И.;
- 608 - Галимов Рушан, 5 яшь, Чаллы шәһәре, 122 нче «АБВГДейка» балалар бакчасы, Габдулла Тукай «Су анасы»;
- 479 - Измайлова Эльвира Ильнуровна, 6 яшь, Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Актаныш авылы, Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы "Каенкай" балалар бакчасы;
- 465 - Сафина Ясминә, 5 яшь, Чаллы, 111нче "Батыр" балалар бакчасы, 15 группа;
- 403 - Шәйхиева Рәдинә Зөлфәт кызы, 11 яшь, Арча районының Шурабаш төп мәктәбенең 5 нче класс укучысы;
- 364 - Вәлиева Эльвина, 9 яшь, Нурлат районы, Нурлат шәһәре, 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 3«А» сыйныф укучысы. «Бала белән күбәләк» Җитәкче: Сиразева Гульназ Камилевна;
- 359 - Сафина Аделя, 9 яшь, Чаллы шәһәре, 19 нчы мәктәпнең 2А сыйныфы укучысы. «Су анасы». Җитәкчеләре: Сафина Л.П., Фаррукшина Ю.Р.
- 338 - Хаҗиев Самат Айрат улы, Саба районы Завод Нырты урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы. 8 яшь. Г.Тукайның "Шүрәле" әсәренә иллюстрация;
- 337 - Шиһәбетдинова Исламия, 8 яшь, Минзәлә шәһәре гимназиясе, 1 нче сыйныф укучысы;
- 331 - Гарипов Радмир, 7 яшь, 30нчы мәктәп, Чаллы.
Бәйгегә килгән эшләр барысы да матур, шуңа күрә сайлап алу бик тә авыр булды. Шулай да без тырыштык. Монысы безнең бик таләпчән жюри сайлап алган җиңүчеләребез:
- Фаррахова Мәликә, 5 яшь, Чаллы шәhәре, 111нче "Батыр" балалар бакчасы, 15 төркем. Тәрбиячесе - Мавлеева Гульнара Флюровна.
- Шакиров Инсаф, Арча районы, Яна Кырлай мәктәбенең 1 класс укучысы.
- Марченко Айсылу, 7 яшь, Казан шәһәре, 48нче балалар бакчасы. Тәрбиячеләр Кашапова Гузель Нургалеевна, Халиуллина Гулия Хамитовна, Трошанина Раиса Владимировна.
- Нафиков Фатих, 3 класс, 10 яшь. Мөслим муниципаль районы, «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты». Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкиятенә иллюстрация. Тәрбияче: Ильясова Зилә Рудис кызы.
- Мансурова Амалия, 6 яшь, Актаныш районы, Актаныш авылы, тәрбияче Гардиева Г.Р.
- Касницкий Адель, 5 яшь, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының "26 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы". Г.Тукай "Су Анасы".
- Миша Храмутичев, 7 яшь, Минзәлә шәһәре, 2 нче урта мәктәбе, 1 нче сыйныф укучысы. Г.Тукай «Кәҗә белән Сарык»әкияте.
- Шәйдуллина Назлыгөл, 4 сыйныф, Актаныш районы, Аккүз мәктәбе. Җитәкчесе: Шәйдуллина Ләйлә Наил кызы
- Фахруллина Ясминә, 5 яшь, Чаллы шәһәре, "Батыр" балалар бакчасы, 15 группа
- Давлятова Диләрә, 3 яшь, Балтач районы Пускән авылы, Кариле балалар бакчасы.
- Вафина Амелия, 6 яшь, Биектау районы Дөбъяз авылы, Гөлчәчәк” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, зурлар төркеме.
- Кутдусов Ранэль, 8 яшь. 2 нче сыйныф укучысы. Казан,
- Соколова Алиса, 7 яшь, Казан шәһәре, Яңа Савин районы, 275 нче балалар бакчасы, Габдулла Тукай «Кәҗә белән Сарык»
- Галимуллина Самира, 8 яшь, Түбән Кама шәһәре, 36нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы. Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк", пластилиннан картина.
- Шамонова Камилла, 9 яшь, Әтнә районы Күәм урта гомуми белем мәктәбе.
Җиңүчеләргә вәгъдә ителгән дипломнар әзерләнәчәк! Тәбриклибез!
Дипломны алу өчен komesh_k@list.ru почтасына «Диплом өчен» дип хат юллагыз.