Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Туган ягыңны яратсаң, марафонда катнаш

ДУСЛАР! Һәркемгә туган ягы иң гүзәле һәм иң кадерлесе булып тоела. Үзегезнең туган җирегезне инстадөньяга танытасыгыз киләме? 

«Көмеш кыңгырау» газетасы оештырган «Туган ягым» инстамарафонында катнашу моның өчен шәп мөмкинлек! 

Анда катнашу өчен: 
1. https://www.instagram.com/komesh_kingiray/ га язылыгыз; 
2. Үзегезнең туган авылыгыз/шәһәрегезнең иң матур җиренә басып туган якка багышланган әсәр башкарыгыз (шигырь, проза әсәреннән өзек); 
3. Видеоязманы үзегезнең сәхифәгезгә урнаштырыгыз һәм #көмешкыңгырау_туганяк хэштегын куегыз. Сәхифәгез ачык булырга тиеш. 
4. Видеоның сыйфаты начар булмаска, сөйләүченең тавышы яхшы ишетелергә тиеш. 
5. Барлык катнашучыларга сертификат бирелә, иң яхшы видеоязмалар chelny-rt.ru сайтына урнаштырылачак. 
6. Иң шәп, үзенчәлекле өч видеоязма өчен бүләк вәгъдә итәбез. 
7. Нәтиҗәне сентябрь азагында ясарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев