Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Татарча да - эт, инглизчә дә!

«Эт турында шигырь яз» бәйгесенә килгән шигырьләр.

Сату-алу заманына

Кереп киттек тиз генә.

Тынычлыкны саклый ала

"Коммерческий эт" кенә.

А хәрефе – алдынгы ул!

Эшләрегез уң булыр!

Этнең озын койрыгы

Ят күздән саклап торыр!

Лилия Әмирова


"Эт булып ардым, - ди берәү. -
Этнең күңеле бер сөяк..."
Татарда этнең урыны
Түрдә түгел, урам як.
Әйләнде дә басты дөнья:
"Эт"сез бармый бер эш тә.
"Собачка"ны алдан куйсаң,
"Фатиха"дай һәр эшкә.
Эт - эткә, эт - койрыкка дип,
Эшсез ятмый берәү дә:
Сата, бирә, фото төшә,

туа бала-чагасы,
Күз-каш ясый, шашлык ашый,

ахыр чиктә ябыга...
Заманасы шундый мәллә:
"Эт" чаба дип "бет" чаба!
Гөлназ Нуриева.


Татарча да, инглизчә дә

этнең исеме бер икән.

КОММЕРСИЯ эте белән

Дуслыгыбыз ни микән?

Конкурска шигырь язам

@га аталган.

Юлны юлга күчерергә.

Клавиш җитми, аптырыйм.

"Көмеш кыңгырау" чыңнары.

Чакыра әллә кая.

Сезгә шигырь язган чакта.

Өйрәндем күчерергә.

Телефон якын дустыбыз

Аннан башка эш хөрти

Почтада хатлар туплана.

Собачкасыз һич булмый

Рәмзия Җиһаншина.


Шушы "эт" @ дигән тамгага

Бәйләнгән бөтен тормыш.

Санак каршында иртә-кич.

Язмыштан юк бит узмыш.

 

Шушы кечкенә "эт" @ безгә

Күпме хатлар китерә.

Әйтәсе килгән фикерне

Минутында җиткерә.

 

Шушындый "этле" @ тормышлар,

Калсын санакта гына.

Тормыштагы "эт көненнән"

Ходаем, сакла гына!

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.


 

Ошбу билге – татарча эт,

 Ни өчен, чөнки  аларда

Бу тамга  – “собака”...

Украин “әкәм-төкәм”, - ди.

Швед  - “фил борыны”,

Кытайлар – “тычкан”, - дип таный,

Фин  - “мәче коерыгы”,

Латыш, литвалар да  “еt”, - ди

“А” хәрефе  өстәп...

 Безгә дә туры килә ул,

 Теккән кебек үлчәп...    

Анурбик.


Эт “@”якын дустым

1.Төрле телдә сөйләшәбез

Бик күп хатлар алабыз.

Эт “@”якын дустым белән

Һәркөнне дә аралашабыз.

2. Эт “@”якын дустым

Көз көнендә ул туган.

Аралашучан,кызыксынучан

Бар яктан да ул булган.

3. Эт “@” дустым һәркемгә дә

Уңыш кына китерсен.

“Санаксыз” яшәп булмый

Яхшы хәбәр генә җиткерсен.

4.Һәркемнең үз “әрҗәсе” бар

Документлар саклана.

“Әрҗә” инде тулып китсә

Кирәкмәгән әйбер ташлана.

5.Электрон почта һәр көнне

Һәр өлкәдә кулланыла.

Мәгълүмәтләр алышу өчен

Иң уңайлы санала.

6.Интернетка рәхмәтле без

Электрон почтабыз өчен.

Секунд эчендә җибәрә хатны

Җәлләмичә ул үз көчен.

7.Имин булсын элемтәләр

“Хакер” килеп чыкмасын.

Яхшы хәбәрләр алып

Куанып яшәргә язсын.

8. “Яндекс” мәхәббәт уятсын

“Гугл”уңышлар китерсен.

Ә эт “@” дустым минем

Биек үрләрне яуларга булышсын.

Дульфира Шарифуллина, Чаллы шәһәре,22 нче “Кыңгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе.


"Собачка"га бастым әле,

Сезгә хат җибәрергә.

Хатның эчтәлеге мондый:

яңгыр юк быел бездә!

Яшелчәләр дә саргая,

түтәлләр хәлсез менә...

Яңгырга хат язар идем,

"Собачка"сын кем белә?

Гөлнур Хәсәнҗанова, Буа шәһәре,татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев