Реклама
Чаллының «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» һәм «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Шигъри тәлгәшләр» төбәкара бәйгесе үткәрә.
Чаллының «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» һәм «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Шигъри тәлгәшләр» төбәкара бәйгесе үткәрә.
Бәйгенең төп максаты – әдәби иҗатка сәләте булган балаларны һәм яшүсмерләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен үстерү.
Бәйгедә 5-15 яшьтәге теләге булган һәркем катнаша ала.
Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
Бәйге 2020 елның 14нче сентябреннән 2020 елның 31нче октябренә кадәр 3 этапта уздырыла.
1 нче этап: 14.09.2020–24.10.2020 – эшләрне кабул итү;
2 нче этап: 26.10.2020 -28.10.2020– нәтиҗәләр ясау;
3 нче этап: 29.10.2020 - 31.10.2020– Дипломнар җибәрү.
Бәйгегә кагылышлы сораулар буенча әлеге адрес белән мөрәжәгать итәргә мөмкин: Яр Чаллы шәһәре, Ш. Усманов урамы, 48нче йорт (Яңа шәһәр, 14/01), 12 нче татар китапханәсе, телефон: 35-33-86
Бәйгегә эшләрне cbs_filial12@mail.ru почтасына җибәрегез.
Бәйгенең шартлары турында тулырак укыр өчен сылтама.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз