Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Шигъри бүләк – иң шәп бүләк!

5нче октябрьдә Бөтендөнья укытучылар көнен билгеләп үтәчәкбез. Ә нигә әле яраткан укытучыларыбызга булган ихтирам һәм рәхмәт хисләрен шигъри юллар аша белдермәскә?

Шуны истә тотып, без инстаграмда «Шигъри котлаулар» бәйгесе игълан итәргә булдык.

Бәйгедә катнашу өчен яраткан укытучыларыбызны бәйрәм белән тәбрикләп, шигырь укырга (үзегез язган шигырь булса, бигрәк тә яхшы!) һәм шуны видеога төшереп, 89393427464 номерына ватсап аша җибәрергә кирәк булачак. Бәйге-марафонда барлык мәктәп укучылары катнаша ала.

Видеоның озынлыгы 3 минуттан артмаска тиеш. Шигырьнең текстын һәм исем-фамилиягезне дә язарга онытмагыз. Җиңүчене 5нче октябрь көнне билгеләячәкбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев