Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Шаккаттырам» бәйгесе нәтиҗәләре

«Көмеш кыңгырау» газетасының Вконтактедагы төркемендә 2022 елның 8нче ноябреннән 2023 елның 8нче гыйнварына кадәр «Шаккаттырам» видеобәйгесе үтте.

«Көмеш кыңгырау» газетасының Вконтактедагы төркемендә 2022 елның 8нче ноябреннән 2023 елның 8нче гыйнварына кадәр «Шаккаттырам» видеобәйгесе үтте.

Бәйгене без кызыклы һәм файдалы кул эшләре, хоббилары булган кызларны-малайларны эзләп табу, аларны таныту максатыннан үткәрдек.

Менә ул безнең бәйгебездә үзләренең хоббилары белән таныштыручы балалар:

1. Актаныш районы Әтәс мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Салихов Рамзан (атлар карый).

2. Мөслим районы Вәрәшбаш авылыннан Асылъяр Хәсәнова (май яза).

3. Актаныш районы Актаныш авылыннан Сабиров Самир (торт пешерә).

4. Чаллы шәһәреннән 10 яшьлек Мәликә Гарипова (бисер белән чигә).

5.  Актаныш "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 4нче сыйныф укучысы Шакиров Лимар (баянда уйный).

6. Кукмара районы Манзарас урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Азалия Гарифуллина (бәйли).

7. Мөслим гимназиясенең "Малышкина школа" укучысы Хәсәнов Ранис (рәсем ясый).

8.  Түбән Кама шәһәреннән Миннегалиев Самат (торт пешерә).

9. Мөслим районы Метрәй башлангыч мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Шәрифуллин Рүзәл (мультфильм төшерә).

10. Чаллы шәһәренең 52нче мәктәбе укучысы Иделия Габдрахманова, 10 яшь (рәсем ясый).

Бәйгенең җиңүчеләре дип менә кемнәрне билгеләдек:

  • 1нче урын – Гарифуллина Азалия, Шәрифуллин Рүзәл.
  • 2нче урын – Салихов Рамзан.
  • 3нче урын – Хәсәнова Асылъяр, Сабиров Самир.

Җиңүчеләребез дипломга һәм бүләккә лаек була.

Мәликә Гарипова, Шакиров Лимар, Хәсәнов Ранис, Миннегалиев Самат, Иделия Габдрахманова катнашучы дипломына ия булалар.

Барыгызны да чын күңелдән котлыйбыз! Дипломнарны алу өчен безнең komesh_k@list.ruэлектрон почтасына «Диплом өчен» дип хат языгыз. Алдагы бәйгеләребездә дә катнашырсыз диеп көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев