Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Репост яса һәм "Тәмле төшләр" китабын от

Һәркөнне йокларга ятар алдыннан мин улыма әкиятләр укый идем. Ә беркөнне мин үзем әкият уйлап чыгарырга булдым. «Аюкай-Йомшаккай» дип аталган беренче әкиятемне улым бик кызыксынып тыңлады. «Мәйданчык» әкиятен дә яратты, чөнки әсәрдә аның яраткан машиналары сурәтләнгән иде. Шулай итеп мин, үзем дә сизмәстән, балаларыма кызыклы әкиятләр, хикәяләр яза башладым. Син дә, сабыең да бу әкият китабын яратып кабул итәрсез дип өметләнәм.

Исәнме, дөньядагы иң ягымлы, иң матур, иң назлы әни!
Син - яраткан балаларыңның сөекле әнисе. Минем дә Рим исемле улым-алтыным һәм Раяна исемле кызым-йолдызым бар. Алар - минем иң кадерлеләрем, яшәвемнең мәгънәсе. Син дә сабыең өчен барысын да эшләргә әзерсеңдер, әни кеше! Шуңа күрә мин сүземне нәкъ менә сиңа мөрәҗәгать итеп башларга булдым. Сабый күп вакытын әнисе белән үткәрә. Әнисе аңа күкрәк сөтен генә түгел, күңел җылысын, назын бирә, бишек җырларын җырлый, туган телендә тәүге сүзләрен әйтергә өйрәтә. Баланы әкиятләр дөньясы белән дә әни кеше таныштыра, һәр ана сабыена матур рәсемле, кызыклы, мавыктыргыч сюжетлы китаплар эзли. Минемчә, син бүген шундый китапларның берсен таптың. Ул - «Тәмле төшләр» китабы. Бу китаптагы шаян һәм гыйбрәтле хикәяләр, әкиятләр матур, тылсымлы рәсемнәр белән бизәлгән. Һәркөнне йокларга ятар алдыннан мин улыма әкиятләр укый идем. Ә беркөнне мин үзем әкият уйлап чыгарырга булдым. «Аюкай-Йомшаккай» дип аталган беренче әкиятемне улым бик кызыксынып тыңлады. «Мәйданчык» әкиятен дә яратты, чөнки әсәрдә аның яраткан машиналары сурәтләнгән иде. Шулай итеп мин, үзем дә сизмәстән, балаларыма кызыклы әкиятләр, хикәяләр яза башладым. Кызым Раяна тугач, мин аңа Фәнис Яруллин сүзләренә язылган «Бишек җырын» җырлап йөрдем. Бу җырны улым да бик ошатты, аны үзенә җырлавымны үтенде. Мин аңа да җырладым. Ә бераздан, җыр моңына ияреп, «Йолдызым минем» әкияте туды. Балаларым - минем иң төп илһамчыларым да, иң беренче тәнкыйтьчеләрем дә. Аларның әкиятне, хикәяне кызыксынып, игътибар белән тыңлаулары — минем башлангыч иҗатыма иң зур бәя. Син дә, сабыең да бу әкият китабын яратып кабул итәрсез дип өметләнәм. Минем киңәшләремә колак салсаң, файдалы булыр: әкиятләрне тәэсирле итеп, интонация белән укы; балага таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен аңлатып бирергә онытма. Кайбер әкиятләрдәге персонажларның исемнәрен сабыеңның исеменә алмаштыр, шулвакыт әкият аның өчен тагын да кызыграк, үтемлерәк булыр. Әкиятне, хикәяне укып чыккач, балаңның аны аңлау-аңламавын тикшерү өчен, син аңа сораулар да биреп кара. Туган телебезгә, китапларга мәхәббәтне балачактан уятыйк! Милләтебез киләчәге безнең кулларда бит, әниләр!
Рәмилә КИТАБОВА

Дуслар! Рәмилә КИТАБОВА үзенең китабын безнең төркемебез язылучыларының берсенә бүләк итә. Моның өчен төркемгә https://vk.com/public86120713 язылу һәм әлеге язмага репост ясау зарур. Бүләк иясе июнь ае азагында билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: репост