Ребуслар бәйгесе «Тел дигән дәрья бар..»
Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар».. Дуслар, бездә яңа бәйге! Кемнәр туган теленең энҗе-мәрҗәнгә тиң сүз хәзинәсен сакларга тели- кушылыгыз! Шартыбыз гади: акыллы гыйбарәләр, хикмәтле сүзләр, мәкаль-әйтемнәрне ребус итеп бирергә кирәк.
Катнашучылар буенча бернинди чикләүләр юк. Балалар да, аларның әти-әниләре дә, укытучылар һәм тәрбиячеләр дә - кемнәр рәсемле-сүзле-серле табышмак ясарга тели, бәйгегә үз эшләрен җибәрә ала.
Сыйфатлы итеп эшләнгән ребуслар (бер кешедән 1-3 булырга мөмкин) сайтыбызда, ә иң уңышлылары газета битләрендә урын алачак.
Тавыш бирү буенча унлыкка кергән ребус авторларына электрон дипломнар биреләчәк.
Бәйгебез 2018 елның 1 декабреннән 2019 елның 1 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев