Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Ребуслар бәйгесе

«Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар».   Дуслар,  бездә  яңа  бәйге! Кемнәр туган  теленең энҗе-мәрҗәнгә тиң  сүз хәзинәсен сакларга  тели- кушылыгыз! 

Шартыбыз гади: акыллы гыйбарәләр, хикмәтле сүзләр, мәкаль-әйтемнәрне ребус итеп бирергә  кирәк.
Катнашучылар буенча бернинди чикләүләр юк. Балалар да, аларның әти-әниләре дә, укытучылар һәм тәрбиячеләр  дә – кемнәр рәсемле-сүзле-серле табышмак ясарга тели, бәйгегә үз  эшләрен  җибәрә ала.
Сыйфатлы  итеп эшләнгән ребуслар (бер кешедән 1-3 булырга  мөмкин) сайтыбызда,  ә иң уңышлылары  газета битләрендә урын алачак.
Тавыш  бирү буенча унлыкка  кергән ребус авторларына электрон дипломнар  биреләчәк.
Бәйгебез 2018 елның 1 декабреннән  2019 елның 1 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев