Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Мәдәни квестның соңгы атнасы тәмам!

Дуслар! Мәдәни квестыбызның соңгы атнасы тәмам. Бу юлы да безнең белән булган иң кызыксынучан дусларыбызга зу-у-у-ур рәхмәтебезне белдерәбез. Афәрин!

Иң тулы җавапны безгә Роза Закирова язып җибәргән:

"Булат Гыйльфанов картинасы "Болгарга илчелек килүе". Багдадның зур илчелек төркеме 921 елның 21 июнендә Болгар иленә юнәлә. Күргәннәрне язып баручы һәм дин белгечләренең башлыгы итеп Әхмәт ибн Фадлан билгеләнә. 922 елның 12 маенда якшәмбе көн Багдад илчелеге Болгар иленә килеп җитә. Алмыш патша үзенең күп сандагы якыннары, сакчылары белән илчелекне каршы ала. Аягүрә басып Хәлифәнең Болгар патшасына язган хатын тыңлыйлар. Илчелек ислам тәртипләрен урнаштыруда ярдәм итү һәм болгарларга мөселман динен өйрәтү өчен килә. Ике айдан соң, бөтен болгар халкы корылтаен җыеп ,шул ук Багдад илчеләре алдында Алмыш исламны кабул итүне рәсми төстә бөтен халык исеменнән игълан итә".

Бәйгебезнең шарты буенча, җиңүчебезгә  бүләкне үзенә сайлау мөмкинлеге бирәбез: китап яки телефонына 100 сум акча яки Чаллының картиналар галереясенә ике кешелек чакыру билеты. 

Җиңүчебез безнең белән элемтәгә чыгар дип көтеп калабыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев