Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Көмеш кыңгырау» турында иң шәп ролик» бәйгесе игълан итәбез!

Сез «Көмеш кыңгырау» газетасына ни өчен языласыз, шул турыда реклама ролигы төшерегез һәм безгә җибәрегез!

Роликның озынлыгы 1 минуттан артмаска тиеш. Ул татар телендә һәм яхшы сыйфатлы булырга тиеш. Видео юнәлешендә катнашучылар өчен яшь чикләве юк.

Бәйгенең тагын бер юнәлеше – «Көмеш кыңгырау» белән фото» дип атала. Әлеге номинациядә катнашу өчен газета белән матур һәм үзенчәлекле итеп фотога төшәргә һәм «Көмеш кыңгырау» газетасына ни өчен язылуыгыз турында текст язып җибәрергә кирәк. Фото быел төшерелгән һәм яхшы сыйфатлы булырга тиеш. «Көмеш кыңгырау» белән фото» номинациясендә 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Бәйгегә видеолар һәм фотолар кабул итү 20нче майга кадәр дәвам итә. Нәтиҗәләрне 31нче майдан да соңга калмыйча игълан итәчәкбез.

Җиңүчене жюри билгели. Видео һәм фотоларның оригинальлегенә һәм иҗадилыгына игътибар итәчәкбез. Һәр юнәлештә 1,2,3 урын алган җиңүчеләр диплом һәм бүләккә лаек булачак. 

Роликларны һәм фотоларны komesh_k@list.ru почтасына юллый аласыз. Алар «Көмеш кыңгырау»ның Вконтактедагы төркемендә урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев