Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Көмеш кыңгырау» газетасы «Чыршы янында» дигән видеобәйге игълан итә

Бәйгедә 2-16 яшьлек балалар катнаша ала.

Дуслар! Без бүген өр-яңа бәйге башлыйбыз! Ул «Чыршы янында» дип атала. Бәйгедә катнашу өчен чыршы янына басып, матур итеп кыш яки яңа ел турында шигырь сөйләргә кирәк. Бәйгедә 2-16 яшьлек балалар катнаша ала.

Видеоның озынлыгы 3 минуттан артмаска, сыйфаты яхшы, сөйләүченең тавышы аңлаешлы булырга һәм видео быел төшерелгән булырга тиеш. Видеоларыгызны komesh_k@list.ru почтасына «Бәйгегә» дип юллагыз, катнашучының исем-фамилиясен, кайдан булуын да язарга онытмагыз.

Бәйгедә катнашуның тагын бер шарты — "Көмеш кыңгырау"ның телеграм-каналына https://t.me/chelny_rt язылу. Моны исбатлау өчен безнең каналга язылып, скриншотын җибәрегез.

Видеолар Вконтактеда куелып барачак. Җиңүчеләрне лайклар санына карап билгелибез. Беренче унлыкка кергән катнашучыларга җиңүче дипломы биреләчәк. Редакция номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләргә дә хокуклы.

Бәйгене үткәрү вакыты 10-24 декабрь. Нәтиҗәләр 29нчы декабрьдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев