Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Көмеш кыңгырау» белән фотога төш» бәйгесе тәмам

Сайтыбызда 1нче октябрьдән бирле барган фотобәйгенең нәтиҗәләрен чыгардык.

«Көмеш кыңгырау» газетасының сайтында әледән әле фотобәйгеләр булып тора. Менә чираттагысы - «Көмеш кыңгырау» белән фотога төш» дигәне тәмамланды. 

Безнең газетаны укыганыгыз, бәйгеләрдә катнашканыгыз, «Көмеш кыңгырау»га багышлап матур шигырьләр язганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә, дусларыбыз.

Инде, вәгъдә иткәнчә, сайтта иң күп тавыш җыючы җиңүчеләр белән танышабыз:

1 урын - Сарман районы Илексаз авылынан Хәлиуллина Гөлия, http://chelny-rt.ru/contest_variant/22-khliullina-gliya

2 урын - Казан шәһәренең186нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Исмагилов Кәрим, http://chelny-rt.ru/contest_variant/20ismagilov-krim

3 урын - Кукмара районы Чишмә-баш авылыннан Самат, Сәйдә һәм Данир Галимҗановлар, http://chelny-rt.ru/contest_variant/16

Безнең Инстаграмдагы сәхифәбездә бик күп санлы лайклар һәм комментарийлар җыйган Асылгәрәева Риана (Чаллы, 41нче мәктәп, 6 Е сыйныфы, http://chelny-rt.ru/contest_variant/5-asylgeva-riana) һәм Шәрифуллина Сафия (Азнакай шәһәре 13нче «Миләшкәй» балалар бакчасы http://chelny-rt.ru/contest_variant/18 ) исемле катнашучыларыбызны игътибарсыз калдыра алмадык.

Аларны «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңүче итеп игълан итәбез.

Редакция коллективы билгеләгән җиңүчеләр булачак дигән идек. Менә алар:

Җиңүчеләргә дипломнар, ә әлеге исемлеккә кермәгән укучыларга катнашучы дипломы бирелә. Безнең электрон почтага «Диплом өчен» дип хат язуыгызны көтәбез. Алга таба да зур уңышлар, зур җиңүләр насыйп булсын сезгә, хөрмәтле дуслар! 

Сайтта һәм газетада оештырыла торган бәйгеләр турында мәгълүмат һәрвакыт «Бәйгеләр» сәхифәсендә булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәәәт бик зур

    2
    X