Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Классная работа!"  - "Сыйныф эше!" бәйгесе

Мәгариф һәм фән министрлыгы  Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләренә “Классная работа!"  - "Сыйныф эше!" бәйгесен игълан итә.

 Бәйге ТР мәгариф һәм фән системасын яңарту барышы турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укытучы хезмәтенә уңай караш формалаштыручы һәм педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүче журналист иҗатының иң яхшы үрнәкләрен табу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.

Бәйгедә катнашырга массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар чакырыла.  

Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән өлкәсендәге юнәлешләрнең үсешен кызыклы итеп һәм объектив рәвештә яктырту һәм шулай ук бәйге материалларына куелган таләпләргә туры килү – бәйгедә катнашуның төп шарты.

Бәйгенең жюри составына мәгариф идарәләре вәкилләре, медиакоммуникацияләр өлкәсе һәм җәмәгатьчелек белән эшләү белгечләре һ.б. җәлеп ителә.

Бәйгегә тәкъдим ителүче материаллар 2018 елның 1нче гыйнварыннан алып 30нчы ноябренә кадәр бастырылган яисә эфирга чыккан булырга тиеш.

Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев