Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Китапчык» бәйгесе

Татарстан китап нәшриятының 100 еллык юбилее уңаеннан «Тылсымлы куллар» журналы нәшрият белән берлектә «Китапчык» конкурсы игълан итә.

Бәйгедә 6–10, 11–16 яшьлек балалар катнаша ала. 

1. Катнашучы үз куллары белән китап ясарга тиеш.

Ул кәгазь, картон, тукыма һәм башка материалдан

ясалырга мөмкин.

Китапта:

* үзең язган шигырь, аның эчтәлеген чагылдырган рәсем,

* автор хикәясе һәм аңа иллюстрация,

* башваткыч (җавапларның аерым биттә язылуы шарт),

* танып белүгә багышланган материаллар урнаштырыла ала.

2. Авторның китапны тотып төшкән фотосы, исем-фамилиясе, адрес, телефон номеры булуы шарт.

3. Эш этапларын чагылдырган фотолар һәм видеоны tilsimlikullar@mail.ru электрон адресына, китапны бандероль итеп нәшрият адресына юллагыз: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, Татарстан китап нәшрияты («Китапчык» конкурсына)

Конкурс этаплары:

I этап: 2019 елның 30 маена кадәр эшләрне кабул итү.

II этап: 2019 елның 10 июлендә җиңүчеләрне игълан итү.

Җиңүчеләр исемлеге Вконтакте социаль челтәрендәге «Тылсымлы куллар» төркеме диварына (https://vk.com/club29959232),

Татарстан китап нәшриятының социаль челтәрләрдәге аккаунтларына эленәчәк.

III этап: җиңүчеләрне котлау тантанасы Казанда узачак. Вакыты һәм урыны турында алдан хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев