Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кирмәнебез – гади түгел...

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйгегә блогерыбыз Әмир Фәрхуллиннан килгән шигырь.

Минем авылым матур,

Үзенчәлеге хозур:

Анда спортсменнар туа,

Төзүчеләр дә була.

 

Анда яшел таулар бар,

Үстерелә мал-туар.

Җәен җиләк җитешә,

Аны җыеп бит пешә!

 

Кышын кар явып тора,

Көн саен чистартасы.

Халык җитешә аны да,

Карлы юл шомартасы.

 

Авылым зур булмаса да,

Биш урамнан тора ул.

Һәр урамның тарихында

Эшли көнен көчле кул.

 

Бу авылның тарихына

Нәселем өлеш керткән:

Бабаем – беренче шофер,

Уракта – әби җиңгән!

 

Авылымның тирәсендә –

Урманы бар, тавы бар,

Бар тагын – йөгерек инеш,

Чишмәләр саны – җитмеш.

 

Үзе биек, үзе текә

«Казыган тау» күрербез.

Александр чорларында

Сөйли әбиләребез:

 

«Ул вакытта сугыш булды,

Рус һәм төрек сугышты.

Дәүләт килде, тау казытты,

Юл төзергә булышты,

Казыттылар, таш җәйделәр

Шәһәргә юл җибәрделәр».

 

Ул тауның бер кырыенда

«Бакырчы» чишмәсе бар.

Элек аның урынында

Бакыр эзләп тапканнар.

 

Булган икән шундый вакыт:

Җир җитмәгән авылда,

Өй салып яшәгән шунда

Бер кеше менеп тауга.

 

Ә өенең тирәсенә

Агачларны утырткан.

«Ризван каеннары» булып

Тау башларын балкыткан.

 

Батыр авылдаш егет –

Нигъмәтуллин Гафият –

Татарстанда беренче

Герой исемен алучы.

 

Безнең авыл тирәсендә

Ундүртенче гасырда

Яшәгән болгар бабайлар

Кирмән-тау каласында.

 

«Мең душлы» Кече Кирмән

Бик тә, бик тә черәшкән.

Тик авылның дүрттән өче

Башка якка күченгән.

 

Кирмәнебез – гади түгел,

Бик борынгы җир икән.

Авылыбыз яшәсен гел,

Халкыбыз булсын исән!

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев