Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Юл һәм мин» дигән бәйге башлап җибәрәбез

«Көмеш кыңгырау»да яңа бәйге!

«Көмеш кыңгырау» республика газетасы «Юл һәм мин» дигән яңа бәйге башлап җибәрә. Ул юл йөрү иминлегенә багышлана.

Бәйге дүрт юнәлештә алып барылачак:

  • «Рәсем»,
  • «Шигырь»,
  • «Чәчмә әсәр»,
  • «Мәкалә».

Эшләрне komesh_k@list.ru электрон почтасына «Бәйгегә» дип юлларга кирәк. 

«Рәсем» номинациясендә фотосурәтләрнең сыйфатлы булуы шарт. Барлык эшләр дә моңа кадәр беркайда да басылмаган, махсус әлеге бәйге өчен башкарылган булырга тиеш. Бәйгедә 1-9нчы сыйныф укучылары катнаша ала.

Җиңүчеләр ике категориядә билгеләнә:

1-4нче сыйныфлар,

5-9нчы сыйныфлар. 

Һәрбер номинациядә өчәр җиңүче булачак.

Бәйгегә эшләр 2024 елның 1нче декабренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 2024 елның 20нче декабрендә ясалачак. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр каралган. 
Барыгызга да уңышлар һәм имин юллар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев