Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар! Тарихи квест

27нче майда ТАССР оешуга 100 ел. Шул уңайдан тарихи квест үткәреп алыйк әле.

1. ТАССР төзелер алдыннан фикерләр икегә бүленә:

Бер өлеш халык Татар Республикасы төзүне тәкъдим итсә, икенче өлеш халык ике тугандаш халыкны берләштергән башка исемдәге республика төзү яклы була. Алар нинди республика төзергә телиләр һәм ул нинди халыкларны берләштерергә тиеш була? 

2. ТАССРның беренче җитәкчесе кем була? 

3. Болгар дәүләт тарих-архитектура саклаулыгы ничәнче елда кайсы район территориясендә төзелә? 

4. Татарстанда самавырга һәйкәл бар. Ул кайсы шәһәрдә, ничәнче елда ачыла һәм аның авторы кем? 

5. Чаллыда Ак мәчет булган кебек Казан шәһәрендә бер төс белән атала торган мәчет бар. Ул нинди төс белән атала, нинди урамда һәм ничәнче елларда төзелә? 

Җиңүчене бер атнадан билгеләрбез. Җавапларыгызны комментарийларда язып калдырыгыз. 

Үткән елгы квестларның җиңүчеләре белән танышып үтегез.►Газета тарихында беренче тапкыр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    1. ТБСР, татар һәм башкортларны 2. Сәхибгәрәй Сәетгалиев 3. 1969, Спас районы 4. Алабуга, 2008, Алмаз Хакимов 5. Зәңгәр, Сара Садыкова ур., 1815-1819

    • аватар

      Айгөл Зара

      0

      0

      1. ТБСР, татар һәм башкортларны 2. Сәхибгәрәй Сәетгалиев 3. 1969, Спас районы 4. Алабуга, 2008, Алмаз Хакимов 5. Зәңгәр, Сара Садыкова ур., 1815-1819