Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар! Фотобәйге үткәрәбез!

«Тукай дөньясына сәяхәт» дип атала ул. Фотобәйгедә 3 яшьтән 12 яшькәчә балалар катнаша ала.

БӘЙГЕНЕҢ ШАРТЛАРЫ

1. Габдулла Тукайның кайсы да булса әсәренә иллюстрация ясарга. Ул рәсем яки кул эшләнмәсе (поделка) булырга мөмкин.
2. Әлеге иллюстрацияне матур итеп фотога төшереп, безнең электрон почтага( komesh_k@list.ru) «Бәйгегә» дип язып җибәрегез.
3. Баланың исем-фамилиясе, яше һәм кайдан икәне – шәһәре яки авылы, балалар бакчасы; мәктәбе, сыйныфы күрсәтелергә тиеш.
4. Тагын бер шарт - Вконтактедагы төркемебезгә (https://vk.com/komesh_kingiray) язылган булу.
5. Фотолар Вконтактедагы төркемебездәге (https://vk.com/komesh_kingiray) альбомга урнаштырылып барачак.

ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БИЛГЕЛӘҮ
1. Вконтактеда тавыш бирү (лайклар) буенча унлыкка кергән фотолар «Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасының җиңүче дипломына ия булачак, иң уңышлы фотолар шулай ук газета битләрендә урын алачак.
2. Редакция фикере буенча иң уңышлы фотолар арасыннан 3-7 яшьлек катнашучылар һәм 8-12 яшьлекләр арасында берәр җиңүче урын билгеләнәчәк, алар дипломга һәм истәлекле бүләкләргә ия булачак.
3. Бәйгегә эшләр 18 марттан 18 апрельгә чаклы кабул ителә.
4. Нәтиҗә 26 апрельдән дә соңга калмыйча билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев