Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Иң яхшы китап бизәүче» бәйгесенә нәтиҗә ясыйбыз

Бүген рәссам-бизәүчебез Фаил Исламның туган көне. Безнең арабызда булса, аңа 59 яшь тулган булыр иде.

Без Фаил Ислам истәлегенә багышлап һәм сәләтле яшь рәссам-бизәүчеләрне ачыклау максатыннан 12нче мартта бәйге игълан иткән идек.

Бүген әлеге бәйгегә нәтиҗә ясыйбыз.

Бәйгегә 21 бала катнашты, шулар арасыннан 7-10 яшьлек 16 бала, 11-13 яшьлек 4 бала, 14-17 яшьлекләрдән 1 бала рәсемнәрен җибәрде.

Тавыш бирү буенча җиңүчеләр:

1 урын - Чаллы шәһәре 2нче гимназиясенең ​1Б сыйныфы укучысы Фазуллина Дамилә.

2 урын - Чаллы шәhәре 3нче мәктәбенең 3А сыйныфы укучысы Муллаянова Аделина белән Чаллы шәhәре 3нче мәктәбенең 1А сыйныфы укучысы Муллаянов Радмир.

3 урын - Саба районы Завод-Нырты урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Ибраһимов Рөстәм.

4 урын - Саба районы Завод Нырты урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы  Гайнутдинов Риаз.

5 урын - Чаллы шәһәре 4нче мәктәбенең 1а сыйныфы укучысы Исмагилов Ильдан.

Редакция билгеләгән җиңүчеләр:

14-17 яшь

1 урын- Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Каюмова Айгөл.

11-13 яшь

1 урын - Яшел Үзән шәһәренең 16нчы мәктәбе 6А сыйныфы укучылары Кошкин Алексей белән Кошкин Семён.

7-10 яшь

 

1 урын - Казан шәһәреннән Касыймова Камилә,

Казан шәһәреннән Баязтова Айгөл,

Минзәлә районы Югары Тәкермән мәктәбе укучысы Якиева Элина.

 

2 урын - Чаллы шәһәре М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 1Б сыйныф укучысы Исмагилова Самира,

Актаныш районы, Әгбәс башлангыч мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы Насирова Резеда,

Яшел Үзән шәһәре 16нчы мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Марданова Илгина,

Минзәлә районы Югары Тәкермән мәктәбе укучысы Гатина Ләйлә.

 

3 урын - Яшел Үзән шәһәренең 16нчы мәктәбе 3А сыйныфы укучысы Кошкина Вера,

Вәрәшбаш мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге төркеменә йөрүче Асылъяр Хәсәнова,

Чаллы шәһәре 54нче мәктәбенең 1В сыйныфы укучылары Гыйниятов Самат, Кашапов Булат һәм Шәкүров Алмаз.

Барыгызны да чын күңелдән котлыйбыз, балалар! Безнең бәйгеләрдә тагын катнашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәерле көн!Дипломны ничек алырга була?

    • аватар

      Комеш Кынгырау

      0

      0

      Дипломнарны майда электрон почтагызга җибәрербез. komesh_k@list.ru почтасына хат языгыз.