Реклама
Кадерле дуслар! Бүген бездә кызу «урак өсте» – газета-журналларга язылу бара. «Көмеш кыңгырау»га язылмый кала күрмәгез дип кисәтүебез инде бу безнең!
Чөнки «Көмеш кыңгырау» үзенчәлекле газета бит ул. Бердән, язма авторлары – сезнең яшьтәшләрегез. Димәк, газета сезнең тормыш турында, сөенечләрегез һәм проблемаларыгыз турында сөйли. Икенчедән, сез бит анда үзегез дә яза аласыз. Моның өчен komesh_k@list.ru адресына яисә 89600737451 ватсап номерына күңелеңдә йөрткән уй-хисләрең турында язып кына саласы!
Һәм өченчедән, киләсе яртыеллыкка, алты айга «Көмеш кыңгырау»га язылучылар арасында без нәкъ бертөсле өч бүләк уйнатабыз, дуслар! Берәр мең сум акча! Сез бит бүләкне үзегез сайлап алырга яратасыз? Менә-менә!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз