Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк!» бәйгесе нәтиҗәләре

Кадерле дуслар! Сез бу бәйгенең нәтиҗәләрен көттегез, беләбез.

Шулкадәр нурлы, җылы, мәхәббәт тулы фотолар килде бәйгегә. Җиңүчене билгеләү безгә бер дә җиңел булмады, чөнки һәркайсыгыз җиңүгә лаек бит.  Әмма бәйгенең шартлары буенча, билгеләмичә дә булмый.

Иң әүвәл, тамашачы мәхәббәтен казанган, ягъни иң күп лайклар җыйган катнашучыны атап үтик. Ул - Актаныш районы Такталачык авылыннан Зиннур Фәрхиев. Зиннурның әнисе, әтисе һәм абыйлары белән төшкән фотосы 517 лайк җыйган. Зиннурны һәм аның гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз һәм безнең белән элемтәгә чыгуларын көтәбез.

Жюри әгъзалары икенче җиңүче итеп Чаллы шәһәреннән Илдар һәм Айзиләне сайлады. «Безнең әнине бөтен кеше дә ярата, чөнки ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли» дип язганнар алар әниләре турында. Илдар һәм Айзиләнең дә безнең белән элемтәгә чыгуларын көтеп калабыз.

Алга таба жюри тарафыннан түбәндәге катнашучылар номинацияләр буенча җиңүче дип табылды:

«Иң хисле фото» – Аяз Гыйззәтуллин.

«Иң зәвыклы фото» – Рамазан Хөсәенов.

«Иң актив катнашучы» – Асылъяр Хәсәнова.

«Иң кызыклы текст» – Самира, Ралина, Диана.

«Иң оригиналь эш» – комикс белән катнашкан Диана, Лиана, Әминәләр.

«Иң җылы фото» – Адел Галиәхмәтов.

«Әнием сурәте» – Ислам Хәбибуллин.

Әлеге катнашучыларыбыз электрон дипломнарга лаек була.

Чын күңелдән барлык катнашучыларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм киләчәк бәйгеләребездә көтеп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев