Реклама
Әдәби квестыбызның өченче атнасын танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиевага багышлыйбыз.
1. Айгөл Әхмәтгалиева Актаныш районының Качкын авылында туган, балачагы Иске Сәфәр авылында үткән.
2. Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы, көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган.
3. 9 китап авторы.
4. «Ак чәчәкләр» җырының сүзләрен язган.
5. «Җылы эзли җаннар» фильмының авторы.
6. Балачагыннан бирле китап укырга ярата.
7. «Мәйдан» журналында җаваплы секретарь булып эшли.
8. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ул бит кичә иде...» комедиясен беренче башлап Оренбург дәүләт театры сәхнәдә куя.
9. Бер улы, ике кызы бар.
10. Татар халкының беренче артисткасы Сәхипҗамал Волжская турында «Туташ» дигән роман язган.
Шушы фактларның кайсы дөп-дөрес, кайсында төгәлсезлек бар икәнен билгеләргә кирәк.
Иң беренче дөрес җавапны биргән кешегә бүләкне үзенә сайлау мөмкинлеге бирәбез: балалар өчен китап яки телефонына 100 сум акча яки Чаллының картиналар галереясенә ике кешелек чакыру билеты.
Бары тик http://chelny-rt.ru сайтында калдырылган җаваплар гына кабул ителә! Комментарий янына исем-фамилиягезне дә күрсәтергә онытмагыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз