Реклама
Әдәби квестыбызның дүртенче атнасын танылган язучы Әлфия Ситдыйковага багышлыйбыз.
1. Әлфия Ситдыйкова Актаныш районы Күҗәкә авылында туган.
2. Алабуга педагогия институтының филология бүлеген тәмамлаган.
3. Беренче шигырен 6нчы сыйныфта укыганда язган.
4. Шигырьләре Татарстан китап нәшриятында беренче мәртәбә 1979 елда күмәк җыентыкта басыла.
5. Хезмәт юлын «Күңел» радиосында башлап җибәрә.
6. «Мәйдан» журналында гомуми бүлек редакторы булып эшли.
7. Бер кызы, бер улы бар.
8. Беренче повесты «Дөнья тәгәрмәче» дип атала.
9. «Кояшлы иҗаты өчен» Халыкара диплом белән бүләкләнә.
10. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты.
Шушы фактларның кайсы дөп-дөрес, кайсында төгәлсезлек бар икәнен билгеләргә кирәк.
Иң беренче дөрес җавапны биргән кешегә бүләкне үзенә сайлау мөмкинлеге бирәбез: балалар өчен китап яки телефонына 100 сум акча яки Чаллының картиналар галереясенә ике кешелек чакыру билеты.
Бары тик http://chelny-rt.ru сайтында калдырылган җаваплар гына кабул ителә! Комментарий янына исем-фамилиягезне дә күрсәтергә онытмагыз!
Өченче атна нәтиҗәләре белән дә танышыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз