Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Без ул -дөнья!» медиабәйгесе

Медиаконкурс темалары: «Без яшьләр, без төрлеләр», «Минем тамырларым», «Татарстанның мәдәниятара полотносы», «Дөреслек посты», «Мин дөньяны ничек күрәм», «Хәзинә яки традиция», «Тормышымда комикс», «Мин нәрсә телим».

«Без ул – дөнья!» республика медиаконкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс милләтара һәм динара хезмәттәшлек мәсьәләсендә уңай фикерләүне үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Катнашырга 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр чакырыла.

Конкурста катнашу өчен эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: текст эшләре (эссе, сценарий, әкиятләр), видео эшләр (социаль роликлар), график эшләр (фотохезмәтләр, инфографика, Telegram өчен стикерлар), иң яхшы гамәлгә ашыру (видеоролик, инфографика ).

Эшләр 2018 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә. Бу этап дәвамында конкурста катнашучылар материаллар әзерләүне гамәлгә ашыралар һәм конкурс гаризасын формалаштыралар. Катнашу өчен тиешле форма буенча гариза тутырырга кирәк. Катнашучы үз эшен конкурсны оештыру комитетының рәсми почтасына wearetheworld.atm@gmail.com җибәрергә тиеш. Шулай ук эшләрне хатта медиаконкурс исемен, номинацияне күрсәтеп, гариза һәм конкурс эшен туплап: Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 72 нче йорт адресы буенча (эш көннәрендә) 10:00нан 18:00 сәгатькә кадәр үзеңә дә алып килергә мөмкин.

Медиаконкурс турында тулырак мәгълүматны ВКонтакте төркемендә https://vk.com/we_aretheworld карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев