Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

8 мартка багышланган котлаулар бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

8 мартка багышланган котлаулар бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды. Ул - Гүзәл Хәбибуллина.

Котлыйбыз! Бүләгегез Сезне редакциядә көтә. Килер алдыннан хәбәр итү шарт.

Акро-котлау

С - игезенче март бәйрәме

И - ллә дә күркәм бәйрәм.

Г - үзәл затларның йөзендә,

Е - лмаю.Кулда - бәйләм.

З - иннәтле бүләктән кыйммәт,

Е - ш - еш мактау сүзләре.

Н - аздан, бәхеттән нур сипсен,

Ч - ибәрләрнең йөзләре.

Е - ллар картайтмасын безне,

М - атурлык, ямь өстәсен.

А -вырлыклар урап узсын

Р - әхәт тормыш иртәсен.

Т - еләкләрнең тик изгесе:

Б - әхет, уңышлар сезгә.

Е - ш кына киреләнсәк тә,

Л - әкин бездәй юк җирдә.

Ә - з генә наз, кадер-хөрмәт

Н - и кирәк тагын безгә?!

Бәйрәм белән, гүзәлләрдән гүзәл, сабырлардан сабыр, гүзәл затларыбыз ????

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8март котлаулар җиңүче