Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

8 март белән котлау бәйгесе

"Кунак ашы кара-каршы" ди татар халкы. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйге үткәргән идек бит. Чиратта 8 март Халыкара хатын-кызлар көне. Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан яңа бәйге игълан итәбез.

Шартлары түбәндәгечә:

- Әлеге яңалык астындагы комментарийларга үзегезнең иң матур, иң үзенчәлекле котлау-теләкләрегезне язып калдырыгыз. Котлавыгыз белән бергә исем-фамилиягезне дә язарга онытмагыз.

- Редакция тарафыннан иң шәп дип табылган котлау иясен истәлекле бүләк һәм диплом көтә.

- Нәтиҗәне 11 март дүшәмбе көнне ачыкларбыз.

Ашыгыгыз! Көннәр санаулы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы булыр иде, ничек катнашырга?

    • аватар

      Комеш Кынгырау

      0

      0

      Шушында үзегезнең котлавыгызны язып калдырыгыз

      • аватар Без имени

        0

        0

        Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне. Хатын-кызның гүзәл һәм серле образы гасырлар буена меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк. Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде! Насибуллина Ильмира.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Җир йөзенәге барлык хатын-кызларны язның иң гүзәл бәйрәме Халыкара- хатын -кызлар көне белән тәбрик итәм. Кадерлеләребез бәхеттә- шатлыкта, муллыкта яшәргә язсыз сезгә.Бервакытта да авыртмый дөньяларны яктыртучы кояш булып гел балкып, елмаеп, нур сибеп, рухландырып яшәгез.Бәхетле булыгыз! Фәридә Борһанова

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ир-ат гомерендә агач утыртырга,өй салырга,малай үстерергә тиеш дибез.Мин бу сүзләр белән килешәм.Тик менә утырткан агачка су сибәргә,тәрбия кылырга кирәк, бу эшне хатын-кыз иң оста башкаручы зат.Ә инде өй салуга килсәк,сүз дә юк,ул-зур сабырлык, көч-хезмәт таләп итә.Әмма аны һәрчак пөхтә тоту,уңайлы итү,җан җылысын өрү–хатын-кыз гына башкара торган гамәл. Бала үстерү бер мәсьәлә, ә ул баланы сәламәт булып тусын өчен, 9 ай дәвамында йөрәк астында, җаныңны саклагандай саклап йөртеп, якты дөньяга тудыру да бөек зат-хатын-кызларыбызның төп бурычы.Тәрбияләү турында әйтеп тә тормыйм. Бу сүзләрем белән шуны әйтәм:ир-ат,ир-ат инде ул, ә хатын-кыз-шул ир-атны ир иткән, йортлы иткән,гаиләле иткән фәрештә. Менә шул фәрештәләребезне бәйрәмнәре белән чын күңеләдән тәбрик итәбез,аларга һәрвакыт бәйрәм кәефе телибез. Якты дөньяны сөеп,якыннарыннан сөелеп яшәсеннәр иде.Тормышыгызның һәр минуты куанычлы, һәр көне бәрәкәтле,һәр төне тыныч,һәр сәгате файдалы,һәр мизгеле сәламәтлектә күңелле узсын! Миләш

            Теги: бәйге котлау 8март 8 март белән татарча котлау